«Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 05.09.2022-16.12.2022

Онытылган җырларны барлауны максат итеп куйган «Үз илемдә – үз көем» бәйгесен быел ТӘРТИП радиосы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештыра.

Былтыргы бәйгедә аерым башкаручылар һәм коллективлар катнашса, быелгы конкурста гаиләләр үзара көч сынашачак. Халкыбыз җырлы-моңлы, талантлы гаиләләргә бик бай. Республикабызның һәр районында җырга оста булган ир һәм хатын дуэты, яки әти-әниләр һәм балалар ансамбле, яисә бертуганнар төркемнәре бар. Бу бәйге махсус алар өчен уздырыла. Үзешчән җырчыларыбызны таныту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуны максат итеп куйган «Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесендә катнашуның төп шарты – онытыла барган җырны музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны акапелла башкару. Чыгышны (сәхнәдә, өйдә, урамда) видеога төшереп, +79872205050 номеры буенча ватсапка яки телеграмга җибәрергә кирәк. Бәйгегә материаллар 2022 елның 16 октябренә кадәр кабул ителә. 

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап, берничә җиңүче гаиләне сайлаячак. Алар 29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган:

Гран-при – 50 000
1 урын – 25 000
2 урын – 15 000
3 урын – 10 000

Шулай ук җиңүче гаиләләрнең, туганнарның җырлары ТӘРТИП радиосы эфирында да яңгыраячак.

«Үз илемдә – үз көем» бәйгесенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ һәм бәйгегә кагылышлы яңалыклар белән tartip.tatar сайтында танышырга мөмкин.

Поделиться: