Библиотека-филиал № 11 (Новый город, д.7/13)

абонемент (2)
читальный зал (2)
абонемент (3)
читальный зал (3)
абонемент
читальный зал

Яр Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең 11нче балалар китапханәсе 1976 нчы елда ачыла.

Китапханә  Яңа шәһәрнең 7, 9, 11, 31, 32, 36, 37, 38, 39, 40, 41, 62 мәхәлләләрендә яшәүче балалар бакчаларына йөрүче нәниләргә, мәктәп укучыларына, шулай ук, әти-әниләр һәм укытучыларга хезмәт күрсәтә.

Бүгенге көндә китапханә фондында балалар өчен 16936 данә  китап бар. Фонд даими рәвештә тулыландырып торыла.

Соңгы елларда китапханәдә төрле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла:

2011 елда – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханәгә җәлеп итү буенча проект;

2012 елда – Яр Чаллы шәһәренең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү һәм популярлаштыру буенча проект;

2013 елда – әйләнә-тирә мөхитне саклауга багышланган мини-проект;

2014 елдан алып бүгенге көнгә хәтле, балаларны китапханәгә җәлеп итү буенча  Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган «Укучының мәдәни көндәлеге»  проекты;

2015 елда – бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан киңкүләмле акция.

Һәр ел уздырыла торган җәйге программалар да зур игътибарга лаек. Инде берничә буын укучылар өчен алар төрле мавыктыргыч чаралар, театральләштерелгән бәйрәмнәр, бәйгеләр формасында үзенчәлекле һәм кызыклы уза.

2008 елдан китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Клепа» клубы уңышлы эшләп килә.

Китапханә хезмәткәрләре 31нче, 35нче гомуми урта белем бирү мәктәпләре һәм 69нчы, 70нче, 71нче, 77нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесе, 88нче махсус коррекция гомуми белем бирү мәктәбе белән ныклы иҗади элемтәдә торалар.

2016 елда китапханә ачылуга 40 ел тула һәм ул киләчәккә бик күп матур иҗади планнар белән яши. Яңа заманча эш алымнары кулланып үткәрелә торган чараларның елдан-ел сыйфаты арта.  Китапханә  һөнәри бәйгеләрдә катнашып, югары  дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була.  Китапханәдә китап аша балаларның шәхси һәм җәмгыяти үсешен тәэмин итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Аның матур бизәлеше, яңа китаплар, кызыклы күргәзмәләр, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы һәм дустанә мөнәсәбәте балаларны җәлеп итә, укучыларга китаплар дөньясын ачарга ярдәм итә.

Китапханәнең мөдире – Князева Елена Владимировна.