«СВЕТЛЯЧОК» – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен клуб

Клубның шигаре:

 «Светлячок» клубы безгә бик ошый, монда без еш очрашырбыз, дуслар!»

Китап бала күңеленә кечкенәдән үк үтеп керергә, аның дөньясын баетырга, кызыклы итәргә, көтелмәгән ачышлар белән тулыландырырга тиеш – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре әлеге клубны оештырганда менә шундый максат куйды үзалдына. Клуб 2005 елда 37 нче санлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен эшли башлады.

Китапханәдә генә түгел, балалар бакчасында да, андагы җәйге уен мәйданчыгында да үткәрелүче кызыклы экскурсияләр, викториналар, танып белү сәгатьләре, уен-сәяхәтләр балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүдә, баланың уйлау сәләтен үстерүдә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

Нәни клуб әгъзалары белән һәр очрашу – барыбыз өчен дә бер бәйрәм ул. Үткәрелгән чараларда катнашудан балаларда туган шатлык хисләре аларның йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Балалар өйдә укып килгән китапларыннан алган кичерешләре белән уртаклаша.

Чараларда төрле темалар яктыртыла: иң яхшы балалар язучылары иҗатлары, тере табигатьне саклау, туган якка мәхәббәт, сәламәт тормыш рәвеше.

Үткәрү урыны: 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге. Адресы: Мәскәү проспекты, 123 нче йорт (4/08).

Клуб җитәкчесе: Фәридә Миңнулла кызы Алиәкбәрова.

Элемтә өчен телефон: (8552) 38-71-82.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

«Светлячок» клубының оештыручысы – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге.

Клубның социаль партнеры – 37 нче санлы балалар бакчасы.

Клубның җитәкчесе: Фәридә Миңнулла кызы Алиәкбәрова.

Клубның төп бурычы – балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүдә, баланың уйлау сәләтен үстерүдә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү.

Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.

Эш формалары: уен программалары, әдәби сәгатьләр, викториналар, танып белү сәгатьләре, уен-сәяхәтләр.

Клуб әгъзалары – мәктәпкәчә яшьтәге балалар.

Балалар барлык чараларда да катнаша.

Клубның төп документлары: клубның Паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, абонемент, фотоальбом

2019 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты Исеме һәм чараның үткәрелү формасы Яшь чикләүләре
Февраль Әдәби сәгать
«Лесные тайны Виталия Бианки»
0+
Март Экологик сәяхәт
«В некотором царстве, зеленом государстве»
0+
Апрель Уен программасы
«Добрый волшебник из Копенгагена»
0+
Май Әдәби сәяхәт
«В чудо – саду Корнея Чуковского »
0+
Сентябрь Сәламәтлек дәресе
«Травинка – витаминка»
0+
Октябрь Танып белү сәгате
«Мать водица – всему царица»
0+