Китапханәгә язылу тәртибе

Китапханәгә кулланучыларны язылдыру Яр Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУ китапханәләрен куллану кагыйдәләре» 6 нчы пункты нигезендә башкарыла.

 

6. КИТАПХАНӘГӘ КУЛЛАНУЧЫЛАРНЫ ЯЗЫЛДЫРУ ТӘРТИБЕ.

6.1. Китапханәгә язылу шәхесне ачыклаучы документ нигезендә башкарыла. 14 яшькәчә балалар аның өчен җаваплы законлы вәкилнең шәхесен ачыклаучы документ нигезендә языла. Китапханәгә язылганда, укучы куллану кагыйдәләре белән танышырга һәм укучы формулярында аларны үтәү буенча үз бурычын язмача (имза) расларга тиеш.

6.2. Яшәү урынын алыштырган очракта, фамилия һ.б. үзгәрсә, укучы бу хакта китапханәгә хәбәр итәргә тиеш.

6.3. Ел саен китапханәдә укучыларның кирәкле документлары нигезендә яңадан теркәлү уздырыла.