Безнең казанышлар

наши достижения

КАЗАНЫШЛАР ЕЛЪЯЗМАСЫ

2017 ел – Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе «Укуны өйрәнәбез» («Изучаем чтение») Бөтенроссия китапханәләр конкурсында 1 нче урынны яулады.

2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе, «Мәдәният хезмәткәрләре көне – 2017» уңаеннан, мәдәният оешмалары хезмәткәрләре арасында уздырылган Интеллектуаль уенда икенче урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде.

2017 ел – Чаллы шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе «Елның балалар китапханәсе» Республика бәйгесе «Балалар китапханәсендә экологик тәрбия» номинациясендә икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсе, «Мәдәният дөньясында электрон навигатор буларак китапханә сайты» («Сайт библиотеки как электронный навигатор в мире культуры») эше өчен, «Россия талантлары» V Халыкара бәйгесендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсе «Яшел дулкын» Экологик фестивале өчен «Экологик белемнәр көне» бердәм хәрәкәт көне кысаларында уздырылган китапханәләр арасындагы иң яхшы экологик-агарту чаралары конкурсында лауреат булды.

2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсе, «Экологик белемнәр көне» бердәм хәрәкәт көне кысаларында уздырылган китапханәләр арасындагы иң яхшы экологик-агарту чаралары бәйгесендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде.

2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе «ЭкоЯз» шәһәркүләм санитар-экологик бәйге нәтиҗәләре буенча «Экоүзәк» номинациясендә икенче дәрәҗә Дипломга ия булды.

2017 ел – Шәһәрнең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе 2016 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча «Мәдәни мохит» («Культурная среда») номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

2016 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе «ЭкоЯз» шәһәркүләм санитар-экологик бәйгесенең «Эко учреждение» номинациясендә 1 нче дәрәҗә Диплом иясе булды.

2016 ел  – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе 2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Ел сайты номинациясендә Җиңүче» дипломына лаек булды.

2016 ел –  «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләрендә эшләүче яшьләр белән иң яхшы хәрби-патриотик эшне оештыру буенча шәһәркүләм бәйгесенең «Бюджет учреждениеләре арасында иң яхшы хәрби-патриотик эшне оештыру» номинациясендә 1 нче дәрәҗәле Дипломга ия булды.

2015 ел – «ҮКС» МБУнең 13 нче санлы китапханәсе «Иҗади эзләнү» бәйгесенең «Кулланучылар белән индивидуаль һәм массакүләм эшнең традицион ысуллары һәм формаларында яңа иҗади якын килү элементларын куллану» номинациясендә  «Китап укучылар белән эштә заманча ысуллар» проекты белән җиңеп чыкты.

2015 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ 2014 ел өчен Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы учреждениесе дип танылды.
2014 ел – 15 нче санлы китапханә коллективы (мөдире Останина Л.Н.) «Син сәламәт булсаң, милләтең дә сәламәт булыр» исемле сәламәт яшәү рәвеше буенча проекты өчен «Заманча җәмгыятьтә китапханәләр һәм музейлар» Сәламәтлек саклау үсеше милли фонды бәйгесенең сертификаты һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2013 ел –16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре коллективы (мөдире Степанова С.М.) «Укыгыз: укырга вакыт» исемле замандаш язучыларның иң яхшы әсәрләрен алга җибәрү буенча проекты өчен ТР Мәдәният Министрлыгының «Иҗади эзләнү» премиясе лауреаты булды.
2013 ел – «Замана авторлары балаларга. Казанда нәшер ителгән» әдәби-нәшрият проекты китапларын алга җибәрүдә актив  эшчәнлек алып барган өчен 12, 17 нче санлы, Үзәк балалар китапханәләре «Россиянең алтын каләме» Милли әдәби премиясе дипломнары белән бүләкләнде.
2012 ел – танылган язучы Ирина Агапованың «Серебряный котел дури» пьесасы буенча үткәрелгән чара өчен 16 нчы санлы китапханә «Давыдовский» II Мәскәү халыкара театр фестивале дипломына лаек булды.
2012 ел – 1 нче санлы китапханә коллективына «Китапханә эше» номинациясендә «Фантастикада яңа, өйрәнелмәгән Дөньялар» исемле фантастика фестивале проекты өчен  мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең гранты тапшырылды.
2012 ел – «Сугыш көйдергән балачак» дип аталган электрон презентацияләр республика бәйгесендә 17 нче санлы балалар китапханәсе  1 урынны алды, 22 нче санлы китапханә кызыксындыру дипломы белән бүләкләнде.

2011 ел – 1 нче санлы китапханә коллективы ТР Мәдәният Министрлыгының «Иҗади эзләнү» премиясе лауреаты исеменә лаек булды.

2011 ел – авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне социаль яраклаштыру буенча «Минем дөньям»  проекты өчен мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең гранты.

2011 ел – «Сайлаучыларның гражданлык хокуклары культурасын арттыруда иң яхшы оештыру эше» Республика бәйгесенең шул ук исемдәге номинациясендә 1 нче урын.

2011 ел – «Минем китапханәм» Республика бәйгесендә «Яшьлек дулкынында» проекты өчен 1 нче урын.
2009 ел – «Безнең данлыклы символлар» проекты өчен «Төбәктә дәүләт символикасын популярлаштыру буенча их яхшы проект» I Бөтенроссия бәйгесенең жюри тарафыннан бирелгән махсус дипломы.
2009 ел – 26 нчы санлы балалар китапханәсе коллективы «Елның балалар китапханәсе» Республика бәйгесенең «Китапханә – сәламәтлек урыны» номинациясендә 2 нче урынны алды.
2009 ел – «Әдәби Яр Чаллы» электрон энциклопециясе» «Чаллы сувениры – 2009» шәһәркүләм бәйгесендә җиңүче.

2008 ел – «Әдәбият тарихы музее – Яр Чаллы шәһәре һәм Кама буе төбәге язучыларының иҗатын пропагандалау буенча мәгърифәт үзәге» проекты өчен мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең гранты.

2007 ел –«Выбор» (Вы – Будущее Общество России) клубы проекты өчен ТР Муниципаль китапханәләре арасында Яшь сайлаучы клубы иң яхшы проекты республика бәйгесендә 3 нче урын.
2006 ел – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче «Кеше һәм табигать» республика бәйгесенең «Экология белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә эш» номинациясендә  «Шәһәр яки авылның иң яхшы китапханәсе». 
2003 ел – Яр Чаллы шәһәр хакимиятенең «Шәһәрнең иң яхшы мәдәният учреждениесе» премиясе лауреаты.
2001 ел – ТР Мәдәният министрлыгының «Лидер» премиясе лауреаты.
2000 ел – ТР Мәдәният министрлыгының «Иҗади эзләнү» премиясе лауреаты.
1999 ел – «Китапханә эше барышында автоматлаштыру» иң яхшы инновацион программасы.
1988 ел – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына «Яхшы эшләүче китапханә» исеме бирелде.
1988 ел – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Татарстан Республикасының өлкә профсоюзлары берлеге һәм Министрлар Советының күчеп йөрүче Кызыл байрагы белән бүләкләнде.

2017 елгы казанышларыбыз

Р.Г.Хәмидуллина – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ Әдәбият тарихы музее мөдире «Таяныч һәм абруй» номинациясендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды.

Һөнәри эшчәнлегендә иң яхшы казанышларга ирешкән мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен Яр Чаллы шәһәре мэры премиясе белән бүләкләнүчеләр:

– Р.А.Бурганова – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсенең мәгълүмати-белешмә бүлеге секторы мөдире;

– Н.Б. Гыйльметдинова – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге секторы мөдире;

О.И. Недопекина  «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ Үзәк балалар китапханәсе мөдире Яр Чаллы шәһәре мәдәният учреждениеләре арасында «Ел китапханәчесе» номинациясендә җиңүче булды.

«Русская литература – это модно?!» бәйгесе җиңүчеләре булып: «Инновационные проекты по другим направлениям деятельности библиотеки»  номинациясендә Р.М. Сәйфетдинова  (1 урын), Р.Н.КаюмоваР.А.Бурганова, А.М.Борознова    (2 нче урын); «Инновационный проект» номинациясендә  Г.Ф.Блинова (2 нче урын) танылды.

Р.Н.Каюмова  – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ китапханәләрендә «Китапханә җирлегендә уңай интернет» акциясе» бәйге эше өчен «Россия талантлары» II Бөтенроссия бәйгесенең «Китапханәче» номинациясендә 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

III Халыкара ФМВДК бәйгесенең («Россия талантлары» халыкара һәм бөтенроссия дистанцион бәйгеләр фестивале) «Китапханәче» номинациясендә 2 нче дәрәҗә Диплом белән Д.Н. Миронова  (1 нче санлы китапханә), Л. Н. Останина  (15 нче санлы китапханә) бүләкләнде.

III Халыкара ФМВДК бәйгесенең («Россия талантлары» халыкара һәм бөтенроссия дистанцион бәйгеләр фестивале) «Безнең планета» социаль-экологик номинациясендә 1 нче дәрәҗә Диплом һәм «Әдәби-сәнгать иҗаты» номинациясендә 2 нче дәрәҗә Диплом белән С.Л.Заболотная (15 нче санлы китапханә) бүләкләнде.

2016 елгы казанышларыбыз

13 нче санлы китапханә Татарстан Республикасы Мәдәния министрлыгының «Иҗади эзләнү» республика бәйгесендә Лауреат Дипломы белән бүләкләнде.

Р.Д.Салихова («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) «Туган ягым, синең белән бер тында яшәргә хыялланам» эше белән «Китап укучылар өчен чаралар» Халыкара бәйгесендә җиңеп, 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Д.Н.Миронова (1 нче санлы китапханә) «Кешегә китапханәгә юлны белү бик мөһим» эше белән «Китап укучылар өчен чаралар» Халыкара бәйгесенең 1 нче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Д.Н.Миронова (1 нче санлы китапханә) Космонавтика көненә багышланган IV Халыкара дистанцион иҗат марафоны «Космический киноэрудит» викторинасында 1 нче урынны яулап, Грамота белән бүләкләнде.

Г.Ф.Блинова ((«ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) «Кино+Книга.ru» проект эше белән «Китапханәченең проект эшчәнлеге» бөтенроссия бәйгесендә җиңеп, 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Д.Н.Миронова (1 нче санлы китапханә) «Таныш булыгыз! Юрий Гагарин» эше өчен «Космоска тәүге тапкыр очуга 55 ел» бөтенроссия бәйгесендә 3 нче урын алып, Диплом белән бүләкләнде.

Л.Г.Галимҗанова («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) ел саен үткәрелә торган «Кышкы буяулар» Бөтенроссия әдәби бәйгесендә 1 нче дәрәҗә Диплом иясе.

Р.Д.Салихова, Г.Р.Әхмәтшина («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) Социомәдәни һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының китап укуны алга җибәрү буенча иң яхшы иҗади эш республика бәйгесенең «Китапны һәм электрон ресурсны тәкъдир итү»  номинациясендә 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.

Р.Р.Гайнетдинова («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) Социомәдәни һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының китап укуны алга җибәрү буенча иң яхшы иҗади эш республика бәйгесенең «Буктрейлер» номинациясендә 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Г.Ф.Блинова  («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) Социомәдәни һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының китап укуны алга җибәрү буенча иң яхшы иҗади эш республика бәйгесенең «Китапханә эшчәнлегенең башка юнәлешләре буенча Инновацион проект» номинациясендә 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Р.А.Бурганова  («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) Социомәдәни һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының китап укуны алга җибәрү буенча иң яхшы иҗади эш республика бәйгесенең «Китапханә эшчәнлегенең башка юнәлешләре буенча Инновацион проект» номинациясендә 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

С.А.Романова (5 нче санлы филиал) 2016 елда Рус теле көненә багышланган «Сеять разумное, доброе, вечное» номинациясендә «Яр Чаллы рус җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы Дипломы белән бүләкләнде.

Р.Г.Хәмидуллина («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәркүләм бәйгенең «Әдәбият» номинациясендә катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.

Р.Г.Хәмидуллина («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) «Хранители исторического наследия Прикамья» номинациясендә «Яр Чаллы рус җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы Дипломы белән бүләкләнде.

В.М.Гайнуллина, О.И.Недопекина, Р.М.Сәйфетдинова Яр Чаллы шәһәре Мэры премиясе белән бүләкләнде.

Р.Д.Салихова («ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе) Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәдәният идарәсенең «Ел китапханәчесе» җиңүчесе Дипломы белән бүләкләнде.

2014 елгы казанышларыбыз

С.М.Степанова  – 16 нчы санлы китапханә мөдире «Туган тел» номинациясендә  «И. Агапова – 21 нче гасыр драматургиясендә яңа исем» бәйге эше өчен 2 нче урынны алып, «XXI гасыр мөгаллиме» Бөтенроссия бәйгесе Сертификаты белән бүләкләнде.

«Тарханнар» дәүләт Лермонтов музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган «М.Ю.Лермонтовны укыйбыз» халыкара видеобәйгесе катнашучысы Дипломы белән бүләкләнде.

А.Р.Фәртдинова  – 16 нчы санлы китапханә секторы мөдире «Безнең заман сурәтләре» номинациясендә «Чегән аллалары башлыгы» видеоролигы өчен «Давыдовский» Мәскәү Халыкара театр фестиваленең 1 нче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Г.Н.Бикколова  – 6 нчы санлы китапханә секторы мөдире Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган «С именем писателя – земляка край родной прославляю» электрон презентацияләр республика бәйгесе лауреаты булды. Шул ук елны ул «Общественные коммуникации» за развитие русского языка и литературы и поддержку литературных проектов» «Зеленая планета» за эколого-просветительскую работу среди детей и молодежи» номинацияләрендә «Россиянең алтын каләме» милли әдәби премиясе» Халыкара проект лауреаты булды.

Р.Д.Салихова  – шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире «Татмедиа» АҖе һәм «INTERTAT.RU» электрон газета редакциясенең Г.Тукай иҗатына багышланган республика бәйгесендә җиңеп, 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

В.М. Гайнуллина – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры «Таяныч һәм абруй» номинациясендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Грантына ия булды.

Р.Г.Хәмидуллина, Л.Н.Останина, В.Р.Гарипова, В.С.Ибраһимова  –  Яр Чаллы шәһәре мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри эшчәнлектә иң зур казанышларга ирешкән өчен мэр Премиясе белән бүләкләнделәр.

2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча «ҮКС» МБУ Дипломнары белән бүләкләнүчеләр:

Үзәк балалар китапханәсе, шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, 13 нче санлы китапханә.

«ҮКС» МБУ Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:

Т.Г.Хәмитова  – шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлеге мөдире

А.А.Исламова – шәһәр Үзәк китапханәсенең мәгълүмати-белешмә бүлеге библиографы

Н.П.Бучкина – шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге сектор мөдире

Д.Н.Миронова – 1 нче санлы китапханә китапханәчесе

А.З. Шәихова – 12 нче санлы китапханә сектор мөдире

Г.Р. Фәйзрахманова – 13 нче санлы китапханә китапханәчесе

Л.В.Рутковская  – 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге китапханәчесе

Г.М. Гәрәев – шәһәр Үзәк китапханәсе баш инженеры 

Р.А.Сөбханколова  – шәһәр Үзәк китапханәсе кассиры

«ҮКС» МБУ профсоюз комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Исрафилова Н.Н. – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мөдире
Гатиева Г. И. – 14 нче санлы китапханә секторы мөдире
Исламова А.А. – шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге библиографы.
«ҮКС» МБУ китапханәләренең 2014 елда бәйгеләрдә катнашып, лауреат булган китап укучылары:
6 нчы санлы китапханә укучысы Коробов А. (77 нче гимназия) тарафыннан әзерләнгән фильм Халыкара балалар анимацион фильмы фестивалендә III урын өчен Диплом белән бүләкләнде (GymCinFest-1517 (ГимКинФест – 1517) (Җитәкчесе – Бикколова Г.Н.).
С.Т.Аксаков исемендәге Ульяновск өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан «Минем Россиям» VIII төбәкара иҗади бәйгесендә «Минем кече Ватаным» электрон презентация номинациясендә 10-14 яшьлекләр төркемендә А. Габидуллина (Үзәк балалар китапханәсе укучысы) Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
«Республика балалар китапханәсе» һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты тарафыннан оештырылган «Каһарманлык урыны – Әфганстан» балалар иҗаты Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча 13 нче санлы китапханә укучысы Р. Нургалиева бүләкләнде.
«Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР дәүләт учреждениесе һәм «Выбор» газетасы оештырган «Чыңгыз Айтматов: язучы, фикер иясе, гуманист» Республика бәйгесе оештыру комитетының Рәхмәт хатлары белән шәһәр китапханәләренең 10 укучысы бүләкләнде.

2013 елгы казанышларыбыз

В.А.Бәдретдинова  2013 ел өчен «Таяныч һәм абруй» номинациясендә Мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы Грантына ия булды.
Г.Н.Бикколова, Р.Д.Салихова, Э.У. Хөснетдинова, Г.Д.Юстус 2013 елда һөнәри эшчәнлегендә ирешкән иң яхшы уңышлары өчен Яр Чаллы шәһәрене мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен мэр Премиясенә ия булдылар.
«ҮКС» МБУ китапханәләренең 2013 елда бәйгеләрдә катнашып, лауреат булган китап укучылары:
Гүзәл Хәкимуллина – Үзәк балалар китапханәсе укучысы «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР дәүләт учреждениесе һәм «Выбор» газетасы оештырган һәм танылган балет артисты Рудольф Нуриевның 75 еллыгына багышланган «Үлемсезлеккә сикерү» Республика бәйгесендә катнашкан өчен, «Татарстан Республикасы яшүсмерләр китапханәсе»нең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Марат Еникеев – 6 нчы санлы китапханәнең яшь укучысы «Минем әти – Ватанны саклаучы» балалар иҗаты Республика бәйгесенең кече төркемендә җиңүче булды.
Зилә Гайфетдинова –  17 нче санлы китапханә укучысы «Минем әти – Ватанны саклаучы» балалар иҗаты Республика бәйгесенең өлкән төркемендә җиңүче булды.