Яр Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 12нче санлы филиалы

IMG_20160226_102302
IMG_20160226_102613
IMG_20160226_111015
IMG_20160226_102544
IMG_20160226_102713
IMG_20160226_104727
IMG_20160226_102929
IMG_20160226_134824

Яр Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 12нче санлы филиалы 1993нче елда татар китапханәсе итеп үзгәртелә. Бу укучыларның татар әдәбиятына, туган якны өйрәнү буенча китапларга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшләнә. 2012нче елда китапханә Яңа шәһәрнең 14/01 йортында урнашкан киң, якты бинага күчә.

Без – тарихлы, тамырлы халык. Китапханәнең бурычы – татар китабын һәм Чаллы төбәгенең тарихы, халыкның теле, көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары, күренекле шәхесләре, табигате турындагы әдәбиятны туплау, саклау, китап укучыларыбызга җиткерү. Китапханә үз эшчәнлеген кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт-экскурсияләр, җырлы-биюле мавыктыргыч уеннар аша һәм күп төрле эш алымнарыннан файдаланып алып бара.

Китапханә фондында  республикада һәм шәһәребездә чыгучы вакытлы матбугат туплана, рус һәм татар телендә басылган 19 429 китап бар.

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Мирас” клубы, яшьләр һәм өлкән яшьтәге китап укучылар өчен “Фикер” клубы эшли.

2016-2017 елларда китапханә рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча “ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы күренекле татар мәгърифәтчеләренең рухи һәм әдәби мирасы” программасы буенча эшләячәк.

Китапханә 13нче, 14нче, 42нче, 40нчы, 41нче, 36нчы, 37нче, 38нче һәм 39нчы бистә халкына, 54нче татар гимназиясе, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 60нчы урта мәктәп укучыларына, 104нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасына хезмәт күрсәтә.

Китапханә «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы», «Тарихи-мәдәни мирас» фонды, «Куңел» радиосы,  «Яшүсмер» яшүсмер һәм яшьләр клублары үзәге»  белән хезмәттәшлек итә. Һөнәри бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды.