Интернет-технологияләр үсеше шартларында китапханәләрнең реклама эшчәнлеген оештыру

20 мартта шәһәрнең Үзәк китапханәсендә «Интернет-технологияләр үсеше шартларында китапханәләрнең реклама эшчәнлеген оештыру» дип исемләнгән семинар-практикум узды. Китапханә хезмәткәрләре реклама эшчәнлеген оештыру буенча хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән танышты. Семинарда профессиональ журналистларның катнашуы яңа реклама-мәгълүмати технологияләр үсеше белән бәйле күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итте. «Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен материал әзерләү үзенчәлекләре» турында «Челнинские известия» газетасы баш редактор урынбасары Н.А.Гарипова сөйләде. Чаллыда эшләп килүче Журналистика  мәктәбе җитәкчесе Ксения Антонова үз чыгышында шәһәр матбугаты киңлегендә, социаль челтәрләрдә китапханәләр эшчәнлеген чагылдыру буенча үз киңәшләрен бирде.

Семинар китапханәнең автоматизация бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән «Социаль медиада китапханәләр эшен оештыру», «Чараның афишасын ничек әзерләргә» дигән гамәли консультацияләр белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: