Библиография секторы

Библиография секторы – шәһәр Үзәк китапханәсе белешмә-мәгълүмат бүлегенең структур тармагы.

IMG_20170105_130820
IMG-20171121-WA0010
каталог
IMG-20171121-WA0009

Библиография секторы белгечләре Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының мәгълүмати ресурсларына һәм Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеген тәэмин итә, библиографик эшнең традицион ысуллары һәм заманча компьютер технологияләре нигезендә сервис хезмәте күрсәтә. Алар китапханә укучыларына һәм шулай ук читтән торып кулланучыларга да белешмә бирә.

Китапханәнең белешмә-библиографик аппаратын формалаштыру – библиографик секторның мөһим функциясе. Хезмәткәрләр Үзәк китапханәгә килүче вакытлы матбугатны күзәтү һәм тасвирлау нигезендә белемнең төрле өлкәләре буенча электрон мәгълүмат базалары формалаштыра. Сектор  актуаль темаларны яктыртучы библиографик кулланмалар бастырып чыгарып, актив нәшрият эшчәнлеге дә алып бара.

Уку залында китапханә кулланучылары өчен компьютер техникасы белән җиһазландырылган эш урыннары урнаштырылган. Монда өлкәннәр дә, балалар да Интернет ярдәмендә кирәкле мәгълүматны үзләре эзләп таба, электрон почта аша хат җибәрә, доклад, реферат, курс эше әзерли, әзер материалны принтерда бастырып чыгара ала. Библиография секторы хезмәткәрләре укучылар өчен урнаштырылган автоматлаштырылган эш урыннары эшенә күзәтчелек итә һәм килүчеләр исәбен алып бара.

Библиография секторы «КонсультантПлюс» белешмә-хокукый системасын кулланып, укучыларга  мәгълүмат һәм белешмә хезмәте күрсәтә. Эзләп табылган кирәкле документны бастырып чыгарырга яисә флеш-карта, дискларга күчереп бирергә мөмкин.

Китапханәгә килүчеләргә кирәкле мәгълүматны традицион  белешмә аппараты ярдәмендә, шулай ук электрон ресурслар аша эзләү буенча консультация бирелә.

Кулланучыларга күрсәтелүче хезмәтләр:

  • Китапханә фондларындагы әдәбиятның булу-булмавы турында мәгълүмат бирә (шул исәптән телефон аша).
  • Кирәкле мәгълүматны эзләү буенча библиограф консультациясе.
  • Документның библиографик мәгълүматларын аныклауда ярдәм итү.
  • Китапханәнең белешмә-мәгълүмат аппараты белән эшләргә өйрәтү: төркемле һәм индивидуаль консультацияләр.
  • Мәгълүмат базасында документларны эзләү һәм бирелгән тематика буенча документлар исемлеген формалаштыру.
  • Кулланучыларның библиографик һәм фактографик ихтыяҗларын үтәү.
  • Китап укуны һәм «ҮКС» МБУ фондын популярлаштыруга юнәлдерелгән, ачык ишекләр, мәгълүмат көннәре һәм башка чаралар үткәрү.
  • Актуаль темалар буенча китап күргәзмәләре әзерләү.
  • Библиография секторын Борһанова Резеда Әзгар кызы җитәкли.