Методик һәм инновацион эш бүлеге

Методик һәм инновацион эш бүлеге Яр Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУнең 19 китапханәсе өчен консультацион-методик бүлек булып тора.

Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

«ҮКС» МБУ китапханәләре ресурсларына анализ ясау һәм аларның үсешен фаразлау. «ҮКС» МБУ китапханәләре эшчәнлеге турындагы статистик мәгълүматны җыю, өйрәнү һәм саклау. Планлаштыру һәм хисап ясау.

Эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча китапханә филиалларына методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү.

«ҮКС» МБУ китапханәләре хезмәткәрләренең һөнәри квалификациясен күтәрү системасын үстерү. Һөнәри эшчәнлекне мәгълүмати яктан тәэмин итү.

Китапханә эшендә инновацияләрне ачыклау һәм аларга бәя бирү, «ҮКС» МБУ эшчәнлегендә эшнең яңа формалары һәм ысулларын үзләштерү. Һөнәри бәйгеләр уздыру.

Программа һәм проектлар эшләү һәм аларны тормышка ашыру.

Китапханәләр турында тотрыклы уңай иҗтимагый фикер формалаштыру, җәмәгатьчелекнең игътибарын китапханәләргә һәм китап уку мәсьәләләренә җәлеп итү.

Бүлекнең мәгълүмат ресурслары:

Методик әдәбият фонды: китаплар, һөнәри вакытлы матбугат, методик кулланмалар, бәйрәм сценарийлары, электрон басмалар, истәлекле вакыйгалар календарьлары.

Белешмә-эзләү аппараты:

Методик материалларның системалы картотекасы (традицион һәм электрон);

«ҮКС» МБУ китапханәләренең массакүләм чаралары» электрон картотекасы

«ҮКС» МБУ китапханә тәҗрибәсенең электрон базасы

«ҮКС» МБУ китапханәләре сценарийларының электрон базасы.

Бүлекне В.А.Бәдретдинова җитәкли.