УКУ ЗАЛЫ

Уку залы секторы – шәһәр Үзәк китапханәсе белешмә-мәгълүмат бүлегенең структур тармагы. Ул укучыларга китапханә хезмәте күрсәтә һәм махсус җиһазланган китапханә бүлмәсендә эшләү өчен әдәбият бирә.

Уку залы – бу китапханәнең киң һәм уңайлы бүлмәсе. Ул мультимедиа җайланмалары, компьютер һәм бастырып чыгару техникасы белән җиһазландырылган. Уку залында бер үк вакытта 40 укучы эшләргә мөмкин.

Бүлеккә йөрүче укучылар – төрле яшьтәге, кызыксынулары төрле булган төрле һөнәри төркемнәр вәкилләре.

Бүлек фонды белешмә, уку, методик һәм башка өлкәләргә караучы әдәбияттан тора. Уку залы фондында икътисад, менеджмент, педагогика һәм хокук буенча уку өчен һәм профессиональ әдәбият тупланган. Аның гомуми фондын 17911 данәдән артык китап, 80 нән артык исемдәге фәнни-популяр, фәнни-техник һәм массакүләм популяр вакытлы матбугат тәшкил итә.

Уку залы китап күргәзмәләре оештырып, укучыларны яңа кайткан әдәбият белән таныштыра. Әлеге якты һәм зур залда уздырылучы очрашулар, тематик кичәләр, мәгълүмат көннәре бик күпсанлы аудиторияне үзенә җыя. Бүлекнең белгечләре шәһәрнең уку йортларында да чаралар үткәрә. Алар электрон презентацияләр һәм кызыклы чыгышлар белән үрелеп бара.

Бүлек югары уку йортлары, көллиятләр һәм 20, 10, 3, 12, 1, 5 нче урта мәктәпләр, шулай ук 65 нче кичке мәктәп белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Уку залы белән Каткова Галина Валерьевна җитәкчелек итә.