Балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге китап уку проекты (0+)

Җәй – ял итү, уеннар, күңел ачулар һәм кызыклы китаплар уку вакыты ул! Җәйге каникуллар чорында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «PRO каникуллар» исемле балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге китап уку проектын тормышка ашыра башлый.

Проектның төп бурычлары – җәйге ялны оештыру һәм балалар өчен китап нигезендә иҗат итү һәм аралашу киңлеге булдыру.

Шәһәр китапханәләрендә җәйге мәктәп лагерьларына һәм китапханәләргә йөрүче балалар өчен бик күп чаралар үткәрү планлаштырылган.

«PRO каникуллар» проекты кысаларында оештырылучы чаралар балаларга буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга, үзләре өчен серле дөнья ачарга, сәяхәт итәргә һәм яңа дуслар табарга ярдәм итәр.

Балалар дуслары һәм әдәби әсәрләр геройлары белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотачак, төрле бәйгеләрдә, акцияләрдә, әдәби бәйрәмнәрдә, викториналарда, әдәби-уен программаларында, экологик һәм интеллектуаль турнирларда катнаша алачак. Шулай ук мастер-класслар, өстәл уеннары һәм китапларны сәнгатьле итеп укулар оештырылачак.

2019 елның җәйге чорында узачак мәдәни-агарту, ял итү чаралары планы

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: