«Бөтен дөнья – театр» Китапханә төне (6+)

Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары!

Шәһәрнең Үзәк китапханәсе барыгызны да 20 апрель көнне 18:00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ел саен уздырыла торган «Китапханә төне – 2019» социомәдәни акциясенә чакырабыз. Мәдәни акциянең быелгы темасы «Бөтен дөнья – театр» дип атала һәм бу төнне китапханә театр дөньясының бер өлешенә әвереләчәк.

Чараны ачу тантанасында PlankaMusic продюсерлык үзәге чаллылыларга  шоу тәкъдим итәчәк. Үзәккә йөрүче балалар укытучылары җитәкчелеге астында әзерләнгән иң яхшы номерларын башкарачак.

Тематик мәйданчыклар үз эшен 18 сәгать 30 минутта башлаячак. «Үз кулларым белән ясалган өстәл театры» мастер-классында катнашучылар кәгазь һәм бамбуктан балалар спектакле геройларын ясый алачак, шуннан соң «Колобок» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәчәк. Талантлы рәссам Зөләйха Вәлиеваның «Театрга мәхәббәт белән» күргәзмәсенә килүчеләр алдында танылган музыкантлар, шагыйрьләр, рәссамнар чыгыш ясаячак. «Чуар дөнья әкиятләре» курчак театры баш геройлары белән берлектә тамашачылар серле театр дөньясына килеп эләгеп, анда төрле кызыклы вакыйгаларга юлыгачак.

Чара азагында Underground Рок мәктәбеннән тере рок-музыка көтә. Шулай ук бәйрәм кунакларына «Бергә җырлау күңелле» библиокараокеда катнашу мөмкинлеге булачак.

Бар кунакларны күңелле шоу һәм күтәренке кәеф, уңай хис-кичерешләр көтә! Рәхим итегез!

Безнең адрес:Х. Ямашев бульвары, 4/14А йорты, шәһәр Үзәк китапханәсе

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Поделиться: