«Китапханәгә языл» Акция (0+)

Китапханәгә юлны белү кеше өчен бик мөһим. Акция – якын-тирә мәхәлләләрдә яшәүчеләргә китапханә барлыгын исләренә төшерергә һәм яңа укучыларны җәлеп итүдә иң яхшы ысулларның берсе.

cof
dav
bst
cof
rhdr
cof
cof
cof
cof
cof

4 июль көнне 13 нче санлы китапханә «Китапханәгә языл» промо-акциясе уздырды. Шәһәр мәйданчыкларында хезмәткәрләребез китапханә эшчәнлегенә реклама ясады, шәһәребез китапханәләре турында мәгълүмати буклетлар, визиткалар таратты. Акциядә катнашучылар китап укырга яраталармы; электронмы, әллә басма китаплармы күбрәк ошый; кайсы авторларның китаплары белән кызыксыналар, китапханәләр адресларын беләләрме кебек сорауларга җавап бирде. Китапханәчеләр популяр китаплар турында мәгълүмат белән уртаклашты, һәм узып баручыларның барысына да яхшы кәеф бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: