Шагыйрь Галиәхмәт Шаһи иҗатына багышланган юбилей кичәсе (16+)

IMG_5883
IMG_5881
IMG_5895
IMG_5890
IMG_5898

12 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Җырым аша сезгә барам» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге чара шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Галиәхмәт Шаһинең иҗатына багышланды. Очрашуга шигърият сөючеләр, аның каләмдәшләре һәм дуслары килде.

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин шагыйрьнең үтә кызыклы тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.

Җыр-моң һәм шигърият кичәсенә килүчеләрнең барысы да яратып һәм эчке бер дулкынлану белән Илгизәр Мортазин, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар һ.б. җырчылар башкаруында шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңлады. 1 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр исә юбилярның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.

Чара дәвамында Г.Шаһи үз иҗатына кагылышлы бик күп сорауларга җавап бирде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Галиәхмәт Шаһи – җырчы-шагыйрь, Чаллы композиторлары аның шигырьләренә йөздән артык җыр язган.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: