«Җырым аша сезгә барам»: шагыйрь Галиәхмәт Шаһинең юбилей кичәсе (16+)

12 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Галиәхмәт Шаһинең «Җырым аша сезгә барам» дип исемләнгән юбилей кичәсе узачак.

Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Галиәхмәт Шаһинең иҗатына багышланган шигъри-музыкаль кичәдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, Илгизәр Мортазин, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар һ.б. катнашачак. Шулай ук аның каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да килер дип көтелә.

Галиәхмәт Шаһи – шагыйрь-җырчы, күп кенә композиторлар аның сүзләренә җырлар иҗат итә. Аның җырлары популяр җырчылар тарафыннан яратып башкарыла.

Кичәгә рәхим итегез!

Элемтәләр өчен телефон: 70-12-52.