«Сәламәт булуның мәгънәсе» Файдалы мәгълүматлар ярминкәсе (6+)

19 октябрьдә «Китапта кунакта» ял көне клубы әгъзалары өчен «Сәламәт булуның мәгънәсе» исемле файдалы мәгълүматлар ярминкәсе оештырылды.

Чара барышында балаларга сәламәт тормыш рәвеше, көн режимы буенча файдалы һәм гамәли киңәшләр бирелде. Шулай ук укучылар дөрес тукланырга, шәхси гигена таләпләрен үтәргә, физик яктан актив булырга кирәклеген искә төшерде. Балалар шәхси гигиена әйберләре турында табышмаклар чиште, чисталык турында мәкальләр әйтте, бик теләп зарядка ясады.

Яшь китап сөючеләр «Кеше тәненең төзелеше» исемле танып белү балалар китаплары сериясе белән танышты. Аларда мавыктыргыч итеп кеше организмы, анда баручы процесслар турында сөйләнә, шулай ук авырмас өчен үз-үзеңне ничек кайгыртырга кирәклеге хакында киңәшләр дә бар.

Сәламәт яшәү рәвеше буенча укырга киңәш ителүче китаплардан торган күргәзмә дә игътибарсыз калмады.  Укучылар үзләренә ошаган китапны сайлап ала алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: