«Мин мәңгегә сугыш белән яралы» Тематик кичә (12+)

22 май көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен Б. Ш. Окуджава иҗаты буенча «Мин мәңгегә сугыш белән яралы» («Я ранен войной на всю жизнь») исемле тематик кичә үткәрде. Чара шагыйрь, язучы, драматург, автор җырларына нигез салучы Булат Шалвович Окуджаваның тууына 95 ел булуга багышланды.

All-focus
All-focus
All-focus

Кичә өч өлештән торды: «Шагыйрьнең балачагы», «Фронттагы тормышы», «Сугыштан соң». Чара барышында балалар Б. Ш. Окуджаваның кайчан җырлар иҗат итә башлавы, аның беренче шигъри җыентыгы кайчан басылып чыгуы, ничә яшендә автобиографик повестен язуы, нинди премияләргә ия булуы турында белде; язучының иҗаты турында замандашлары истәлекләрен тыңлады; «Я выполнил свое предназначение» фильмыннан өзекне карады һәм шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Китапханәченең чыгышы Б. Ш. Окуджава җырлары белән үрелеп барды. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе урнаштырылды һәм электрон презентация тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: