Күз табибы Л.Ф.Газизов белән очрашу (18+)

5 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» («Здоровье») клубы кысаларында Газизовлар күз авыруларын дәвалау клиникасы баш табибы Ленар Фаяз улы Газизов белән очрашу узды.

20190205_123615
20190205_131947
20190205_130359
20190205_131634

Күз авырулары бүгенге көндә бик киң таралган. Моның үз сәбәпләре дә бар: тормышыбызда компьютер технологияләренең көннән-көн үсеш ала баруы, экологик хәлнең начарлануы, туклануда хилафлыклар һәм башкалар. Табиб Ленар Фаяз улы очрашуга килүчеләргә күзләрне саклау, начар күрә башлауның сәбәпләре, аны кисәтү һәм яхшырту чаралары, күзләрдә яшь үзгәрешләре һәм өлкән яшьтәгеләргә хас күз авырулары турында күп кенә файдалы мәгълүмат җиткерде. Күз табибы күзләрне саклауга юнәлтелгән махсус күнегүләр белән таныштырды.

Табиб бик күп гамәли киңәшләр, клуб әгъзаларын һәм тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга төгәл җаваплар бирде. Һәр килгән кеше өчен файдалы очрашу булды ул.

Чара азагында «Көн таң белән башлана» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: