Шагыйрә Вәсимә Хәйруллина белән очрашу (0+)

16 гыйнвар көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә ике дистәгә якын китап авторы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның «Шәп бабай, тәти әби» исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китапта шагыйрәнең балалар өчен язылган сайланма әсәрләре тупланган.

IMG_6653
IMG_6737
IMG_6671
IMG_6681
IMG_6773
IMG_6812

Бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шәһәрнең урта мәктәпләре укучылары катнашты. Чара барышында алар Вәсимә Лотфулла кызының шигырьләре белән чыгыш ясады. Балалар һәм каләм остасы арасында интерактив формада аралашу үтте: яшь тамашачыларга кызыклы сораулар бирелде, чыгышлары өчен билге куелды, китаплар бүләк ителде.

Кичә кунаклары Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин балалар алдында чыгыш ясады һәм шагыйрәгә киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

Вәсимә Хәйруллина – ачык һәм нечкә күңелле, дөньяга һәм кешелеккә битараф булмаган каләм остазы. Ул 40 ел гомерен белем бирүгә багышлаган Россиянең атказанган укытучысы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: