«Йомшак артистлар театры» Виртуаль сәяхәт (6+)

11 апрель көнне 8 нче санлы китапханәнең яшь китап сөюче дуслары «Йомшак артистлар театры» дип исемләнгән виртуаль сәяхәткә кузгалды. Чара «Буревестник» балалар һәм яшүсмерләр клубы белән берлектә оештырылды. Ул Россиянең танылган дрессировкачысы, клоуны, «Песиләр театры» җитәкчесе  Ю.Д. Куклачёвның 70 еллыгына һәм Россиядә Театры елына багышланган «Мәхәббәт көче могҗизалар тудыра» исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

 

IMG_0018
IMG_0019
IMG_0032
IMG_0003
IMG_0038

«Минем дусларым песиләр» китап күргәзмәсендә балалар игътибарына яраткан йорт җәнлекләребез турындагы китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. «Шәфкатьлелек мәктәбе» видеопрезентациясе ярдәмендә балалар клоунада артистының тормыш юлы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды, хайваннарның гадәтләре белән танышты һәм кечкенә дусларыбыз тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында тыңлады. Китапханәче Юрий Куклачевның «Рыжик» хикәясен укыды, ә чараның кунаклары, үз чиратында, үзләренең йорт хайваннары – песиләр турында хикәяләр һәм рәсемнәр әзерләп килгән иде.

«Шәфкатьлелек мәктәбе»нең йомшак артистлары һәм автор чыгышларыннан торган фильмнан өзекләрне балалар аеруча зур кызыксыну белән карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: