«Театр безгә әкият бүләк итә» Виртуаль сәяхәт (6+)

19 апрель көнне 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Россиядә Театр елы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен виртуаль сәяхәт уздырды.

IMG_20190419_124356
IMG_20190419_131833
IMG_20190419_132753

Чара барышында балалар шәһәребездә «Мастеровые», «Татар дәүләт драма театры», «Курчак театры» һ.б. театрлар эшләве турында белде. Алып баручы театр тарихы һәм аның төрләре – драма, опера, балет, курчак, пантомима театрлары турында сөйләде; укучыларны «портер», «антракт», «бутафория» кебек яңа төшенчәләр белән таныштырды. «Дөнья театрлары», «Казан шәһәренең балалар театры» турындагы видеороликлар балаларга дөньяда нинди кызыклы театрлар булуы турында мәгълүмат бирде. Укучылар бик теләп үзләрен артистлар ролендә сынап карады: «Актерлык осталыгы» бәйгесендә алар, театр атрибутлары һәм курчакларны кулланып, кечкенә генә сәхнәләштерүләр күрсәтте, ә сүзләрне куелыш барышында үзләре уйлап чыгарды. «Театр әлифбасы» викторинасы әлеге борынгы сәнгать төре турында балаларның булган белемнәрен гомумиләштерде. Сәяхәтебезне «Театр – серле дөнья» исемле китап күргәзмәсе бизәде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: