«Исемем сиңа ни сөйли» Виртуаль экскурсия (6+)

18 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китапта кунакта» ял көне клубында чираттагы очрашу узды.

IMG_20200118_103509
IMG_20200118_104037
IMG_20200118_103339
IMG_20200118_103749

«Исемем сиңа ни сөйли» виртуаль экскурсиясе ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Балалар шәһәребез урамнары, парк һәм скверлары буйлап үтте. Китапханәчеләр әзерләгән видеопрезентация ярдәмендә, яшь китап сөючеләр истәлекле урыннар һәм һәйкәлләр белән таныштылар; шәһәр үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән күренекле шәхесләр турында сөйләштеләр. 

Чара азагында балалар Чаллы шагыйрьләре Ә.Ситдыйкова, Н.Мадьяров һәм Л.Черниковаларның шигырьләрен укыды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: