«Дөньяда һөнәрләр бик күп» («Профессий много в мире есть!») Викторина (18+)

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы кысасында, 8 февраль көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге»ндә «Дөньяда һөнәрләр бик күп» исемле викторина үткәрде. Ул «ретро-дәвалау» технологиясе элементлары белән узды.

600
602

Дустанә аралашу вакытында катнашучылар үзләренең балачагы һәм яшьлеге хатирәләре белән уртаклашты. Алар яшьлек хыялларын, һөнәр сайлап, белем алган һәм эшләгән чакларын сагынып искә алды. Әңгәмәне дәвам итеп китапханәче барысын да викторинада катнашырга чакырды. Алар һөнәрләрне атады, танылган китап геройлары кем булып эшләвен, хезмәт турында мәкальләрне искә төшерде һәм шаян сорау-табышмакларга җавап эзләделәр.

Китапханәче викторина нәтиҗәләре буенча иң актив һәм зирәк катнашучыларны билгеләде, барысына да рәхмәт белдерде. Чара азагында «Кеше эше белән матур һәм данлы!» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: