«Урал әкиятләре йолдызлыгы» П. П. Бажов әкиятләре буенча викторина (6+)

30 гыйнварда 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен, Бажов хикәятләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү максатында, «Урал әкиятләр йолдызлыгы» исемле викторина уздырылды.

All-focus
All-focus
All-focus

Ул язучының «Малахитовая шкатулка» җыентыгындагы балалар яратып укый торган «Каменный цветок», «Медной горы хозяйка», «Огневушка-Поскакушка», «Голубая змейка», «Синюшкин колодец» хикәятләре буенча төзелгән иде. Викторина барышында балалар язучының кыскача тормыш юлы белән танышты, хикәятләреннән өзекләр укыды, борынгы сүзләрнең мәгънәләренә төшенде.

«П. Бажов китаплары» исемле авторның китаплары күргәзмәсе һәм әкиятче иҗатына багышланган  электрон презентация тәкъдим ителде. П.П.Бажовның 140 еллыгына багышланган чара «Серебряное копытце» мультфильмын карау белән тәмамланды.