«Театр турында мин нәрсә беләм?» викторинасы (16+)

27 март, Халыкара театр көнендә, 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге»ндә дәваланучылар өчен «Театр турында мин нәрсә беләм?» дип аталган викторина уздырды.

601
603
600

Театр мәдәни тормышыбызныда зур урын алып тора. Фильмны телевизордан яисә кинотеатрда карарга мөмкин. Ә менә театр ул – тормыш, яшәеш. Актерлар безнең күз алдыбызда чыгыш ясый, без соклану белдереп, аларны алкышлый алабыз. 

Слайд-презентация ярдәмендә чарага килүчеләр театр тарихы, аның үсеше белән танышты, хәзерге көндә театр сәнгатендәге жанрларны искә төшерде һәм Татарстанныд танылган театрларына сәяхәт итте. Шуннан соң катнашучылар театр турындагы кызыклы викторина сорауларына җавап бирде һәм бик теләп театраль табышмакларны чиште. Чара барышында чара кунаклары үзләре барган театрлар турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты, яраткан актерлары турында сөйләде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: