«С.В. Образцовның курчак театры» Видео-лекторий (16+)

Театр елы кысаларында 17 сентябрь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен «С.В. Образцовның курчак театры» исемле видео-лекторий уздырды.

Чара барышында китапханәче С.В. Образцовның курчак театры барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бөек курчакчының тормыш юлы һәм иҗатындагы күп кенә кызыклы фактлар белән таныштылар, электрон презентация ярдәмендә театр тарихы һәм аның эшчәнлеге белән бәйле урыннарда булдылар, «Аладдинның тылсымлы лампасы» спектакленнән өзекне, «Гадәти булмаган концерт»тан музыкаль номер карадылар һәм курчак театры фасадында музыкаль сәгатьнең ни дәрәҗәдә үзенчәлекле булуына инандылар. Виртуаль сәфәрнең азагында чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп, алган белемнәрен ныгытты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: