«Язгы шигърият нурлары» шигырь укучылар видео бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

Время проведения: 10.02.2021-23.03.2021

2021 елның 10 февраленнән 23 мартына кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Язгы шигърият нурлары» дигән шигырь укучылар видео бәйгесе уздырды. Бәйгенең темасы: «Бу шигырьләрне бар балалар да ярата».
Бәйгедә 3 яшьтән алып 8 яшькәчә балалар катнашты. 
Катнашучыларның чыгышлары рус, татар һәм башка халыкларның туган телләрендә яңгырады.
Бәйгедә катнашу өчен кайсы да булса шагыйрьнең балалар өчен язган шигырен укыганны видеога яздырырга кирәк иде. Видеоны төшергәндә исем һәм фамилияне әйтү мөһим.
Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Тынычлык пр-ты, 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсе. 
Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Бәйгененең Нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: