«Юлия Андреева романнарында бөек тарихи шәхесләр» Лекция (12+)

31 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Юлия Андреева романнарында бөек тарихи шәхесләр» исемле лекция узды.

IMG-20191031-WA0014
IMG-20191031-WA0017

Укучылар һәм китапханәчеләр алдында Санкт-Петербург Язучылар берлеге әгъзасы, Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрә Юлия Андреева чыгыш ясады. Ул күп гасырлар буена барысын да сокландырган затлы рыцарьлар һәм гүзәл ханымнар, хыянәт һәм куркыныч җинаятьләр, Ватанга хезмәт  һәм тәре йөрешләре турында сөйләде. Тыңлаучылар каршында Фридрих Барбаросса, Жиль де Ре, Жанна д’Арк, Фридрих Баварский кебек легендар исемнәр һәм язмышлар торып басты.

Очрашу кунакларга зур тәэсир ясады: барысы да игътибар белән Ю.Андрееваны тыңлап утырды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды.

Лекциядән соң укучылар авторның китаплары белән таныша алды, теләге булганнарга язучының имзасы белән китапларны сатып алырга мөмкин булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: