«Мине илһамландыручы шәһәр!» Шагыйрә Л.И.Черникова белән очрашу кичәсе (16+)

1 ноябрь көнне 1 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Мине илһамландыручы шәһәр!» дип исемләнгән шагыйрә  Л.И.Черникова белән очрашу кичәзсе узды.

602
600
603

Шагыйрә белән аралашу бер тында узды! Людмила Ивановна балачак һәм үзенең яраткан шагыйрьләре А. Пушкин, М. Цветаева, В. Высоцкий турындагы шигырьләрен хисләнеп укыды. Кичәдә шәһәребез һәм КАМАЗ төзелешенә  багышланган шигырьләргә аерым урын бирелде. Кунагыбыз шигырьләр иҗат итү өстенә, әле сәнгать өлкәсендә  дә  талантка ия кеше. Чарада аның берничә  яңа рәсеме тәкъдим ителде.

Очрашу дәвамында балалар шагыйрәгә  үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды. Людмила Ивановна үз иҗатына карата ихлас кызыксынулары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Чара азагында балалар Яр Чаллы һәм автозавод төзелеше тарихы турындагы «Йөрәгемә  якын шәһәрем!» исемле күргәзмәдәге китапларны карады.

Людмила Ивановна – күркәм хатын-кыз, таланты шагыйрә  һәм мавыктыргыч хикәяләр авторы. Чаллы шәһәренә  ул 23 яшендә күченеп килә һәм озак еллар металл конструкцияләре заводында инженер-конструктор булып эшли.  Заводта чыгып килүче «Конструктор» газетасының редакторы вазифасын башкара һәм «Орфей» әдәби берләшмәсе әгъзасы була.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: