«Прихожанның тормыш илиадасы» Хәтер кичәсе (6+)

10 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Петр Борисович Прихожанны искә алу кичәсе узды. Чарада шагыйрьнең туганнары һәм якыннары, дуслары һәм каләмдәшләре – Николай Алешков, Мансур Сафин, Вера Хәмидуллина катнашты. Алар иҗади дуслык, Петр Борисовичның «Аргамак» әдәби журналы тормышында мөһим роле турында сөйләде, авторның «Новая Илиада» компилятив поэмасының әһәмиятле якларын билгеләп үтте.

 

Чара барышында шагыйрьнең «Знакомство» һәм «Плата за гадание» җыентыкларыннан шигырьләр, шулай ук «Новая Илиада» һәм «Стройка» поэмаларыннан өзекләр укылды. Кунаклар һәм тамашачылар, импровизация кысаларында, 1998 елда «Аргамак» журналының икенче санында басылып чыккан «Критерии» монологлар поэмасын укыды. Людмила Ткачук башкаруында П.Б.Прихожан шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Җыелучыларга сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән Петр Борисовичның тормыш иптәше һәм илһам чыганагы Галина Владимировна мөрәҗәгать итте. Ул китапханәгә авторның вафатыннан соң нәшер ителгән «Дума о Граде Кетеже» шигъри җыентыгын бүләк итте. Кичә Рәхим Гайсин башкаруында Булат Окуджава җыры белән тәмамланды.

П.Б.Прихожан – шагыйрь, тәрҗемәче, Эдуард Касыймов исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү премиясе лауреаты һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1940 елның 11 февралендә Кырымның Евпатория шәһәрендә туа. «Гулливеры» дип аталган беренче шигъри җыентыгы 1970 елда дөнья күрә. Чаллы каласына Петр Борисович 1971 елда күченеп килә, КамАЗның тимерчелек заводы төзелешендә катнаша.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: