Муса Җәлил иҗаты буенча портрет-кичә (12+)

8 февральдә 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Тормышым җыр булып яңгырады…» («Жизнь моя песней звучала…») исемле портрет-кичә узды. Ул каһарман-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланды.

Викторина
Книги М. Джалиля
Выставка
Первая публикация в газете

Татар шагыйре М.Җәлилнең исеме бөтен дөньяга каһарманлык һәм намус символы буларак билгеле. Шагыйрьнең балачак еллары, комсомолда үткән яшьлеге, фронт лирикасы, фашист тоткынлыгында күрсәткән онытылмас батырлыгы, легендар Моабит дәфтәрләре язмышы турында алып баручының мавыктыргыч итеп сөйләве «Муса Җәлил – каһарман-шагыйрь» презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды.

Балалар «Моабит дәфтәрләре» циклыннан шагыйрьнең шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлады, Муса Җәлил тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган викторина сорауларына җавап бирде. Шулай ук «Синең үлмәс каһарманлыгың» исемле китап күргәзмәсе дә балаларны битараф калдырмады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: