«Игелек һәм тынычлык җырчысы» Кичә-портрет (12+)

18 октябрь көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 4 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен «Игелек һәм тынычлык җырчысы» исемле кичә-портрет уздырды. Ул башкорт шагыйре, балалар китабы буенча Халыкара шура дипломы лауреаты Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды.

All-focus
All-focus

Мостай Кәрим әсәрләре дистәләгән телләргә тәрҗемә ителгән. Күренекле сүз остасының әсәрләрендәге сәнгатьчә бизәлеш дөньясы күпкырлы, төсләргә бай һәм чуар. Аларда мәхәббәт һәм тугрылык, бурыч һәм намус, тормышны ярату һәм мәрхәмәтлелек, сабырлык һәм батырлык, риясызлык һәм ярдәмчеллек кебек мәңгелек төшенчәләр яши.

Чара барышында балалар шигырьләр укыды, язучының танылган повестьларын, пьесаларын һәм афоризмнарын искә төшерде, аудиоязма аша шагыйрьнең тавышын ишетә алды, «Мостай Кәрим – шагыйрь, прозаик, публицист» викторинасы сорауларына җавап бирде. Язучының тормыш юлы турында электрон презентация тәкъдим ителде, «Озын-озак балачак» кинофильмыннан өзекләр күрсәтелде.

Кичә Мостай Кәримнең «Кызлар чигү чигә», «Укытучыма», «Таш өстендәге гөлләр», «Таң җыры» шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: