«Әдәбиятыбыз аксакалы» Кичә-портрет (18+)

20 февраль көнне 3 нче санлы китапханәдә, «Ялкын» өлкәннәр клубы кысаларында, күпкырлы талант иясе Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан кичә-портрет оештырылды.

DSC01785
DSC01787

Н.Исәнбәт барыбызга да галим, татар фольклорын өйрәнүче буларак яхшы таныш. Аның тарафыннан татар табышмаклары, әкиятләре, мифлары, балалар иҗаты әсәрләреннән күләмле берничә җыентык тупланган. 

Чара барышында кунакларга татар халык авыз иҗаты дөньясына кереп чумарга, шагыйрь, дараматург, галим-фольклорчының бай иҗаты белән танышырга мөмкинлек тудырылды.

Мәкаль һәм әйтемнәр турында искә алып, чарада катнашучылар язучының осталык серләре турында әңгәмәгә кереште һәм күп кенә сорауларга җавап бирде, шулай ук укыган китаплары, Н.Исәнбәт пьесалары буенча куелган спектакльләрдә алган кичерешләре белән уртаклашты.

Кичә Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган «Син сазыңны уйнадың», «Уракчы кыз», «Илкәем» җырлары, истәлекләр, матур хатирәләр белән үрелеп барды. Клуб әгъзасы Үтәгәнова Венера башкаруында шагыйрьнең танылган «Туган ил», «Яшәү дәрте» шигырьләре яңгырады.

Чарага «Энҗеләр бөртекләп җыела» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: