«Холокост сүзе йөрәкләрне тетрәндерә» хәтер кичәсе (16+)

28 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә, Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары катнашында, «Холокост сүзе йөрәкләрне тетрәндерә» дип исемләнгән хәтер кичәсе узды.

IMG_7457
IMG_7486
IMG_7459
IMG_7463
IMG_7479

Чараны алып баручы фашистларның җинаяте һәм эзәрлекләве, еврей, чегән, полякларны, хәрби әсирләрне массакүләм юк итүе, 1938–1945 еллар аралагында гетто һәм концлагерь дип аталучы изоляцияләнгән кварталлар булдырулары хакында сөйләде. Еврей халкының  һәлакәте һәм шул чорның мәкерле явызлыгы гәүдәләнеше символы – Аушвиц концлагере стеналары артында булган куркыныч ерткычлык студентларның берсен дә битараф калдырмады. Укучылар игътибарына Холокост вакытында кешеләрне массакүләм кыру процессының бердәнбер күрсәтмә шаһите булган фотосурәтләр альбомы турында сөйләүче видеоязма тәкъдим ителде. Алып баручы китапханә фондындагы Нюрнберг шәһәрендә Фашистлар Германиясе идеологларын халыкара хөкем итү процессына багышланган китапларны күрсәтте.

Студентлар Холокост корбаннары истәлегенә төзелгән «Яд ва-Шем» мемориаль комплексына визуаль экскурсиягә барды, Януш Корчак мәйданы, исемнәр залы һәм депортацияләнгәннәр мемориалы турында күп мәгълүмат алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: