«Террорчылыкның чикләре юк» Хәтер кичәсе (12+)

24 сентябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында белем алучылар өчен «Террорчылыкның чикләре юк» исемле хәтер кичәсе узды.

IMG_8356
IMG_8363
IMG_8368

Кичәдә китапханәче бөтен дөнья буенча террорчылык дип аталучы игълан ителмәгән сугыш баруы турында искә төшерде. Бу сугышта дошман күренми, фронт сызыгы да юк, әмма аннан зур куркыныч яный. Балаларга 15 ел элек, 2004 елның сентябрендә, Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләделәр. Бу куркыныч фаҗига бар дөньяны тетрәндерде. 1 нче мәктәп бинасында кешеләрнең террорчылар тарафыннан камап алынуы вакыйгалары хроникасы һәм шул турында хәбәр итүнең видеоматериаллары күрсәтелде. Шул фаҗигане үз башыннан кичергәннәрнең хатирәләре яздырылган кадрлар, аларны коткарып, үз гомерләрен биргән махсус билгеләнештәге хәрби хезмәткәрләр турында сөйләү берсен дә битараф калдыра алмады. Беслан турындагы «Мин хәтерлим» шигырьләре яңгыраганнан соң, террорчылык корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Китапханә хезмәткәре укучыларга төрле илләрдә террорчылык актлары истәлегенә куелган һәйкәлләр, шулай ук Бесландагы «Фәрештәләр каласы» мемориаль комплексы турында сөйләүче фотоларны тәкъдим итте. Балалар илебездә һәм чит илләрдә булган террорчылык актлары фаҗигаләре турында газеталарда басылып чыккан материаллар белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: