«Идеаль картлык формуласы» кичәсе (18+)

24 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Гармония» клубы әгъзалары өчен «Идеаль картлык формуласы» исемле кичә узды. Ул өлкән яшьтәгеләрнең тормыш рәвеше һәм дөрес туклану мәсьәләләренә багышланды.

IMG_0342
IMG_20191024_131636
IMG_20191024_132159

Китапханәче төрле ил вәкилләренең ни рәвешле озак һәм бәхетле яшәргә тырышуы, 90 яшьтән дә узып киткән кешеләрнең тормыш-көнкүреше, шулай ук картаючы организмны яшәртергә ярдәм итүче чаралар, галимнәр тарафыннан картаюга каршы иң яхшы дип саналучы ризыклар турында сөйләде. Кунаклар тибет сәламәтләндерү гимнастикасы нигезләре белән танышты. Тибетта озын гомерле кешеләрнең күплеге берничә гасыр дәвамында монахлар сынаган рецептларның нәтиҗәле булуын күрсәтә.

Клубның актив әгъзасы А. М. Бекешкина үзе йөри торган сәламәтләндерү клубы, скандинавия йөреше һәм аның файдасы турында сөйләде, шулай ук яшь булып калырга ярдәм итүче күнегүләр комплексын күрсәтте. Кичә барышында кунаклар сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Чара азагында катнашучыларның барысына да тибет монахларының күнегүләр комплексы ясалган белешмәлекләр тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: