«Һөнәрләр илендә» Уен-сәяхәт (0+)

15 октябрь көнне 17 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Һөнәрләр иленә» уен-сәяхәт оештырды.

IMG-20191015-WA0017
IMG-20191015-WA0018
IMG-20191015-WA0020

Китапханәче яшь китап сөючеләрне төрле һөнәрләр белән таныштырды, һәрберсенең кешеләр тормышында мөһим урын тотуы турында сөйләде. Балалар алып баручының чыгышын зур кызыксыну белән тыңлады һәм «Нәрсә икәнен бел әле», «Кем булырга?», «Иң җитез» бәйгеләрендә бик теләп катнашты. Нәниләр өчен «Һөнәрне ата» презентациясе әзерләнде, аның буенча алар кайсы һөнәр турында сүз баруын әйтеп бирергә тиеш булды.

Чара азагында балалар китапханә хезмәткәрләре белән берлектә бар һөнәрләр дә мөһим, бар һөнәрләр дә кирәкле, дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: