Үзәк китапханәнең Кече картиналар галереясында ANIMAL ART күргәзмәсе ачылды (0+)

Сезне шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында эшләүче ANIMAL ART күргәзмәсенә чакырабыз. Анда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Казан, Мәскәү шәһәрләреннән 40 тан артык рәссамның эшләре тәкъдим ителә. Экспозициядәге 80нән артык  сәнгать әсәре май, акварель, гуашь, пастель, графика кебек төрле техникаларда башкарылган. Күргәзмәдә төрле материаллар кулланып ясалган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен дә күрергә була. Барлык эшләрнең геройлары һәм авторларны илһамландыручылар – хайваннар дөньясы вәкилләре: песиләр һәм этләр, йорт хайваннары һәм урман ерткычлары, төрле кошлар һәм диңгез хайваннары. Күргәзмәдә хайваннарның Animal Art Хайваннар Сәнгате Музеенда сакланучы үзләре ясаган гаҗәеп рәсемнәре аерым урын алып тора.

Күргәзмә 28 ноябрьгә кадәр эшли.

Керү ирекле.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: