Шагыйрә Нәҗибә Сафина иҗатына багышланган юбилей кичәсе (16+)

IMG_5583
IMG_5495
IMG_6118
IMG_5499
IMG_5505
IMG_5513
IMG_6109
IMG_5518
IMG_5528
IMG_6128
IMG_6133
IMG_5572
IMG_6134

17 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә шагыйрә, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафинаның әдәби кичәсе узды. Кичә язучының 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды.

Тантаналар залына шагыйрәнең дуслары, каләмдәшләре һәм аның иҗатына гашыйк укучылары җыелды. Бәйрәмдә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты талибәләре тарафыннан авторның «Мәңгелек шундый», «Яратасым килә», «Адашканмы әллә бар табигать?» һ.б. шигырьләре яңгырады. Университет галимәсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина һәм популяр башкаручы Илсөяр Зарипова китапханә кунакларына җыр бүләк итте. Каләмдәш дуслары, шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучылар Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Айрат Суфиянов, Рәкит Аллабирде, Рәзинә Мөхияр, Наилә Вилдановалар шагыйрәгә үзләренең җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерде.

Кичә дәвамында сәхнәдә Нәҗибә Сафина үзенең яңа «табадан төшкән» шигырьләрен укыды, укучыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде. Автор-башкаручы Зөлфия Җиһан шагыйрәнең «Муенса» шигырен көйгә салып, аны әлеге кичәдә яңгыратып, матур бүләк ясады. Очрашу тантана залында дустанә аралашып утырган тамашачылар һәм кичә кунаклары башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел!…» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: