Чаллыда «Китапханә төне – 2019» үтте (6+)

20 апрель көнне Гомумроссия акциясе кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсе үз ишекләрен гадәти булмаган вакытта: кичке алтыда ачты. Быелгы Китапханә төне «Бөтен дөнья – театр» исеме астында узды һәм «Орхидея» мода театры ачып җибәргән бәйрәм концерты белән башланды. «Планка Мьюзик» продюсерлык үзәге коллективы үзенең иң яхшы номерлары белән чыгыш ясады, шулай ук программада җирле артистларыбыз Индира Әгъләмова, Самат Хикмәтуллин, Сәйдә Юлдашева һәм башкалар катнашты. «New City» командасы һәм «Только мы» җыр һәм бию студиясе дәртле җыр-биюләрен тәкъдим итте, ә Люция Штурм җитәкчелеге астында утлы шоу күрсәтелде.

IMG_5239
IMG_5232
IMG_5196
IMG_5230
IMG_5207
IMG_5229
IMG_5241
IMG_5228
IMG_5147
IMG_5208
IMG_5227
IMG_5224
IMG_5223
IMG_5221
IMG_5220
IMG_5233
IMG_5218
IMG_5215
IMG_5212
IMG_5175
IMG_5211
IMG_5206
IMG_5231
IMG_5203
IMG_5201
IMG_5200
IMG_5178
IMG_5198
IMG_5154
IMG_5237
IMG_5214
IMG_5194
IMG_5193
IMG_5191
IMG_5189
IMG_5185
IMG_5183
IMG_5174
IMG_5171
IMG_5167
IMG_5153
IMG_5164
IMG_5150
IMG_5161
IMG_5155
IMG_5177
IMG_5234
IMG_5160
IMG_5159
IMG_5157
IMG_5151
IMG_5144

Китапханә кунаклары өчен Китапханә төнендә төрледән-төрле кызыклы мәйданчыклар тәкъдим ителде һәм алар күңелләренә хуш килгән берсен сайлый алды. Иң нәни укучыларыбыз курчак театрына юнәлде, олырак балалар үз-үзләренә, якыннарына яисә, гомумән, таныш булмаган кешеләргә хат язды. Киләчәккә үзләренә мөрәҗәгать язып, алар 2020 елда Китапханә төненә кабат килеп, үз хатларын эзләп таба, шушы бер ел эчендә теләкләре тормышка ашканмы, ниятләренә ирешкәнме икәне турында нәтиҗәләр ясый алачак. Теләге булганнар театр турындагы белемнәрен «Театр – ул тормыш» викторинасында тикшерә алды,  шулай ук сирәк очрый торган сүзләр уенында катнашырга мөмкин булды. «Мафия» уены барган ике сәгать дәвамында уенчылар киеренке һәм, шул ук вакытта күңелле атмосфера тудырды. Ә җыр сөючеләр рәхәтләнеп караокеда танылган җырларны җырлый алды.

Кече картиналар галереясында рәссам Зөләйха Вәлиева күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Рәссам үз иҗаты турында сөйләде, Алтай тауларына сәяхәттән алган кичерешләре белән уртаклашты. Вернисаж кунаклары өчен сәнгать көллияте студентлары башкаруында театр сәнгате дөньясының вокаль музыкасы яңгырады. Шулай ук Тарих һәм туган якны өйрәнү музее фондларындагы экспонатлардан оештырылган «Театр, вакыт, тормыш…» исемле күргәзмә эшләде.

Башка залда бу вакытта Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлфия Фәйзрахманова иҗаты белән таныштылар, «Кодача» пьесасыннан өзекне карадылар. Артистның оныгы халык уен коралы курайда моңлы көйләр уйнады.

«70 нче елларда автокала: совет театры легендаларының гастрольләре» исемле танып-белү сәгате барышында Чаллы шәһәре тарихы белән кызыксынучылар күп кенә сорауларга җавап таба алды. Мәсәлән: Бүгенге көн герое нинди, Кама буе автогиганты төзүчесе кем ул? 1970 нче елларда шәһәребезнең театр тормышы ни белән яши? Чараның кунагы Елена Емалтынова Владимир Высоцкий җырларын һәм үз иҗат җимешләрен башкарды.

Әдәбият тарихын өйрәнү музеенда «Тормыш – үзе сәхнә» исеме астында «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән әдәби сәгать узды. Чарага кунак булып Галиәхмәт Шаһи, Амур Фәләх, Зимфира Исламова, Зөлфия Жиһан, Айрат Суфиянов һәм башкалар килде.

Актлар залында рок музыка яратучыларны Underground рок мәктәбе тере музыка дөньясына алып кереп китте.

Китапханә төне барышында күптөрле мастер-класслар оештырылды. Балалар кәгазьдән һәм бамбуктан яраткан китаплары «Колобок» буенча куелган спектакль геройларын ясады.

«Башка дөньялар сере» исемле мавыктыргыч өстәл уеннары турниры партнерыбыз «Додо Пицца» пиццериясе ярдәме белән оештырылды. Һәр кеше үзенә ошаган уенны сайлап алып, үз белемнәрен, эрудициясен күрсәтә алды, уенчылар барыбызның да яраткан классик уеннары «Шашкалар», «Шахматлар», «Домино», «Нарда»лар белән бергә,  «Монополия», «King*s Bounty» «Дөнья могҗизалары», «UNO», «Jenga», Имаджинариум, Коднеймс, Каркассон кебек яңа уеннарда да катнашты.

Теләгән һәр кеше «Фонвизиннан Островскийга кадәр» фотозонасында Китапханә төненнән истәлек итеп 18-19 нчы гасырлар китап геройлары образында фотога төшә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: