Чаллыда «Иң яхшы мәдәни көндәлек» һәм «Иң мәдәни ата-ана» конкурслары җиңүчеләрен бүләкләделәр (6+)
Бәйгенең шәһәр этабында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы шәһәр Үзәк китапханәсендә узды. Уку елы дәвамында балалар актив рәвештә мәдәният учреждениеләренә йөрде, www.культурныйдневник.рф порталында блоглар алып барды, анда бер-берсе белән үз кичерешләре, яңалыклары, идеяләре белән уртаклашты, шулай ук пөхтә итеп мәдәни көндәлекне тутырып барды. Бүген китапханә фойесында көндәлекләрнең иң яхшылары тәкъдим ителде. Проектның иң яхшы катнашучыларына һәм ата-аналарга дипломнар белән бергә бүләк итеп «Мастеровые» театрына, Мәдәният һәм ял паркына, Орган залына, Тарих һәм туган якны өйрәнү музеена, Картиналар галереясына билетлар тапшырылды. Җиңүчеләрне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Венера Гайнуллина тәбрикләде. Ул чыгышында мәктәп укучыларының республикабыз һәм шәһәребезнең театр, музей, китапханәләренә ешрак килүләренә ышанычын белдерде. Исегезгә төшерәбез, «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты Татарстанда биш ел рәттән тормышка ашырылып килә. 2018–2019 уку елында әлеге көндәлекләр Чаллы шәһәренең 1-4 нче сыйныфларында белем алучы 25 590 укучыга бүләк итеп тапшырылды.
|