Китапханәдә «Сәламәтлек территориясе» фестивале узачак (12+)

24 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек территориясе» фестивале узачак.

Фестиваль яшьләрдә актив тормыш карашы формалаштыру һәм үз сәламәтлекләре өчен җаваплылык хисе булдыру максатларында үткәрелә.

Анда катнашу өчен шәһәр гомумбелем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныф укучылары һәм мастер-класслар алып баручы табиблар, психологлар, коучлар, дәвалау физик күнегүләре комплексы, йога буенча инструкторлар, спорт тренерлары чакырыла.

Фестиваль кунакларын мавыктыргыч квест һәм йога, скандинавия йөреше, биюләр, кикбоксинг һәм макияж ясау буенча мастер-класслар көтә. Шулай ук теләгән кешеләр психодиагностикада үз йөзләренең серләрен белә алачак.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Фестивальнең нигезләмәсе

Поделиться: