Китапханәдә рәссам-бизәүче Фаил Ислам күргәзмәсе эшли (0+)

_n9kLtKRzuA
IMG_6675
jzi7QUXOD4I
IMG_6679
XopN5jl8imM
IMG_6676
IMG_6678
IMG_6677

Сезне шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясына рәссам-бизәүче, фотограф, шагыйрь, шәһәребезнең иң талантлы шәхесләренең берсе Фаил Исламның эшләреннән торган күргәзмәгә чакырабыз. 

Фаил Ислам озак еллар «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасында рәссам-бизәүче, фотограф булып эшләде. Аның рәсемнәре шәһәребез һәм республикабызның күп кенә язучылар китапларын бизи. Аяныч, 2019 елның 13 июлендә Фаил Исламның гомере өзелде. Әлеге кичә ачык күңелле кеше, моңлы, шигъри җанлы, талантлы рәссамның якты истәлегенә багышланды…

Керү ирекле. Күргәзмә 20 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: