«Чаллы – дуслар каласы» («Многоликие Челны») төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган V китапханә фестивале (6+)

20 февраль көнне шәһәр Үзәк Китапханәсендә «Чаллы – дуслар каласы» («Многоликие Челны») төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган V китапханә фестивале узачак. Фестивальне шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге оештыра.

Анда Яр Чаллы шәһәре җирлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнаша.

12.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсе актлар залында фестивальнең ачылу тантанасы узачак.

«Чаллы – дуслар каласы» V Китапханә фестивале кысаларында алты мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыгында эш алып барылачак.

«Әдәби Чаллы» мәйданчыгы китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә оештырыла. Анда язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова (Түбән Кама) белән очрашу узачак. Шигырь укырга теләк белдерүчеләр өчен аерым микрофон эшләячәк.

«Әдәби кунакханә» мәйданчыгы балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә үткәрелә. Монда килгән кунакларны шагыйрь, автор-башкаручы Рәхим Гайсин (Алабуга) белән онытылмас мизгелләргә бай булган очрашу көтә.

«Этнодөнья» мәйданчыгы төбәгебездәге халык кәсеп-һөнәрләренә багышлана. Халык һөнәрләре нәтиҗәсе булган кул эшләре күргәзмәсен күрергә, пыялага язу һәм милли курчак әзерләү буенча мастер-классларда катнашырга телисез икән – китапханәнең сәнгать бүлегенә рәхим итегез.

«Йолалар төрлелеге» мәйданчыгы уку залында эшләячәк. Анда Сезне төрле халык уеннары, күңел ачулар, милли биюләр буенча мастер-класслар көтә.

«Кама буе халыклары җәүһәре» мәйданчыгында Сез Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның мәдәни тарихына һәм яшәү рәвешенә сәяхәт кылырсыз.

«Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы» мәйданчыгы китапханәнең абонемент бүлегендә эшләячәк, анда Сез Идел буе халыкларының төрледән-төрле гаҗәеп китаплар дөньясына чумарсыз.

Фестиваль кысаларында беренче тапкыр «Бер күк астында» исемле яктылык шоуы һәм «Орхидея» мода театры коллективы чыгышы көтелә. Фойеда милли ризыклардан күргәзмә оештырыла.

Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак.

Барыгызны да фестивальгә чакырабыз! Рәхим итегез!

Безнең адрес: ГЭС бистәсе, Ямашев бульвары, 4/14А йорт. Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Поделиться: