«Дан сиңа, Солдат!» Бәйрәм иртәсе (6+)
23 февраль – чын ир-атлар, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 18 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә кадет мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Дан сиңа, Солдат!» исемле бәйрәм иртәсе уздырылды. Бу бәйрәм Ватанны саклау – һәрберебезнең изге бурычы икәнен тагын бер кат искә төшерде. Чара китапханәченең чыгышы һәм «Безнең Армиябез» исемле презентация белән башланып китте. Ул илебездә 1918 елда дәүләтне дошман һөҗүменнән саклау өчен махсус гаскәрләр булдыру турында канун имзалануы хакында сөйләде. Рус армиясе һәрвакытта үзенең сугышчылары белән дан тоткан, алар зирәклекләре һәм көчлелекләре белән дошманны җиңгән. Армия турындагы табышмакларны чишеп, булачак солдатлар да үзләренең аң-белемнәрен күрсәтте. Шулай ук балалар әлеге бәйрәмгә багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләде һәм «Эрудит-викторина»да катнашты. Барлык катнашучыларны алып баручы якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Чара «Булачак солдат» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
|