«Мин кечкенәдән синең патриотың» Телдән журнал (12+)

«Татарстан, йөрәгем синең белән» туган якны өйрәнү авторлык программасы кысаларында, 16 май көнне 15 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңү көненә багышланган «Мин кечкенәдән синең патриотың» исемле телдән журнал уздырылды.

Журнал дүрт биттән торды. Беренчесе – «Бөек Ватан сугышы елларында Казан тормышы» яшүсмерләргә башкалабыз һәм республикабыз халкына сугыш вакытында нинди авырлыкларга юлыгырга, нинди сынаулар үтәргә туры килүе, Свияжск белән Сталинградны тоташтырган һәм герман разведкасының Казан белән кызыксына башлавына китергән «Идел рокадасы» төзелеше турында сөйләде.  Журналның икенче бите сугыш елларындагы шәһәребезгә багышланды һәм «Тарловка эвакогоспитале» дип аталды. Бу госпитальнең кайда урнашуы, аның белән ни булуы, чаллылылардан ничә кешенең фронтка китүе, аларның кайсыларына Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында укучылар электрон презентация аша белде. Балалар «Үлемсезлеккә китүчеләр өчен» фотовикторинасында катнашып, шәһәрнең истәлекле урыннары турындагы белемнәрен тикшерә алды. «Онытмасыннар өчен, аңласыннар өчен» дип исемләнгән дүртенче, йомгаклау бите республикабызда һәм шәһәребездәге эзләнү хәрәкәте хакында бәян итте. Чара сугыш елларындагы Татарстан һәм шәһәребезгә багышланган китап һәм мәкаләләргә виртуаль күзәтү ясау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: