«Фронтовик шагыйрьләр» Телдән журнал (6+)

13 февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен «Фронтовик шагыйрьләр» дип аталган телдән журнал узды.

IMG-20200213-WA0041
IMG-20200213-WA0022
IMG-20200213-WA0016

Китапханә хезмәткәрләре укучыларга дәһшәтле сугыш елларында, кулларына корал һәм үткен каләмен алып, илне-тормышны саклап калу өчен дошманга каршы күтәрелгән Татарстан язучылары турында сөйләде. Укучылар А.Алиш,  М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй шигырьләрен сөйләде, алар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды. Чара электрон презентация белән үрелеп барды. Китапханә фондында сакланган Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: