«22 июнь. Хәтер һәм кайгы көне» исемле телдән журнал (18+)

Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел булу уңаеннан, 16 нчы санлы китапханә РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре өчен «22 июнь. Хәтер һәм кайгы көне» исемле телдән журнал үткәрде.

IMG-20190618-WA0038
IMG-20190618-WA0035
IMG-20190618-WA0032
IMG-20190618-WA0036
IMG-20190618-WA0044

Росгвардиячеләр телдән журнал битләре белән танышты: сугышның беренче көннәрендәге вакыйгалар хронологиясе, Бөек Ватан сугышының иң мөһим көрәшләре тарихы, совет сугышчыларының каһарманлыгы һәм совет кешеләре кичергән авырлыклар һәм югалтулар турында белде. Китапханәченең сөйләве «Җиңү өчен бирелгән гомер», «Тумаган буын» һәм «Аларны онытма» слайдлы тематик презентация белән үрелеп барды. Алып баручы Бөек Ватан сугышы барышына тәэсир иткән биш иң мөһим сугыш вакыйгасы хакында сөйләде.

Чара герой-шәһәрләр һәм якташ Советлар Союзы Геройларына багышланган «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» исемле китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: