«Табиб Градусник киңәшләре» Сәламәтлек сәгате (6+)

21 гыйнварда 17 нче санлы китапханә башлангыч мәктәп укучылары өчен сәламәт тормыш вәвешен пропагандалауга багышланган «Табиб Градусник киңәшләре» исемле сәламәтлек сәгате оештырды.

IMG-20200121-WA0010
IMG-20200121-WA0015
IMG-20200121-WA0014
IMG-20200121-WA0012
IMG-20200121-WA0011

Укучылар алдында шәһәрнең 6 нчы балалар хастаханәсе медицина хезмәткәре Н.Н.Чаплыгина чыгыш ясады. ул үзенең эше һәм пациентларының нинди проблемалар белән күбрәк мөрәҗәгать итүләре хакында сөйләде; яраларны дөрес итеп бәйләргә өйрәтте. Шуннан соң чара кунагы балаларны алган белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсе буенча тикшерде: алар уен формасында баш яралану очрагында беренче ярдәм күрсәтеп карады һәм бу эшне яхшы башкарып чыкты. Укучыларга шәхси гигиена әйберләре турындагы табышмаклар чишү, чисталык турында мәкальләр әйтү бик ошады. Шулай ук Наталья Николаевна файдалы гадәтләр, салкын тиюне кисәтү буенча чаралар турында мәгълүмат бирде, көндәлек гигиена кагыйдәләре белән таныштырды.

Чара барышында шулай ук хәзерге заманда мәктәпләрдә күп таралган снюслар турында сөйләшү узды. Балаларны мондый матдәләрне кулланмаска өндәделәр. Укучылар «Сәламәт буласың килсә» бәйгесендә актив катнашты. Анда култык астына кыстырылган градусникны бер-берсенә тапшырырга тиеш булдылар. Биремне үти алмаучыларга сәламәт тормыш рәвешенә кагылган сорауларга җавап бирергә туры килде. Чарада сәламәт тормыш рәвеше темасын яктыртучы әдәбияттан торган «Сәламәт булу – шәп ул!» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чарада катнашучылар табиб белән берлектә сәламәт булу өчен безгә зарядка ясарга, чисталыкны тәэмин итәргә, дөрес тукланырга, саф һавада йөрергә һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде. Чара азагында алып баручылар балаларга күтәренке кәеф теләде. Чөнки яхшы, шатлыклы кәеф сәламәтлек өчен файдалы.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: