«Ватаныбызның батыр улларын санап бетергесез» Батырлык сәгате (12+)

18 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Ватаныбызның батыр улларын санап бетергесез» исемле батырлык сәгате узды.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Китапханәче балаларга әлеге сугышның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләде; сугышның никадәр яшь гомерне вакытсыз өзүе, нихәтле кешенең хәбәрсез югалуы һәм күпме яшь егетләрнең инвалид арбасына утыруы турындагы куркыныч саннарын китерде; «Әфган сугышы» презентациясен тәкъдим итте.

Укучылар солдат хатларын укыды, сугышның «кара атамалары» белән танышты, хәтер шәме кабызып, бер минутлык тынлык белән һәлак булган солдатларны искә алды.

Дәрес барышында «У трапа самолёта», «Аве Мария», «Разговор с портретом», «Улетали дембеля», «Память» җырлары яңгырады; В. Куценконың «Время выбрало нас», Б. Громовның « Наша боль и опасений тень…» шигырьләре тыңланды; әфган сугышы турындагы фильмнардан өзекләр һәм клиплар күрсәтелде.

Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылган иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: